13 нче февраль көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбендә Әфганстанда һәлак булучыларны искә алу көненә багышланган "Әфганстан - йөрәк ярасы" дип аталган тематик сәгать үткәрделәр. Шулай ук Әфган сугышы вакыйгалары, совет солдатларының батырлыгы һәм конфликтның фаҗигале нәтиҗәләре турында сөйләүче фотосурәтләр, китаплар һәм мәкаләләр кергән күргәзмә тәкъдим ителде. Чара барышында китапханәчеләр укучыларга сугышның тарихи контексты, совет гаскәрләрен Әфганстанга кертү сәбәпләре һәм илебез кичергән югалтулар турында сөйләделәр һәм призентация курсәттеләр. Сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан Теләче районында туып-үскән җирле кешеләргә аерым игътибар бирелде. Укучылар аларның батырлыклары һәм авыр язмышлары турында белделәр. Чыгыштан соң фикер алышып, укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын биреп һәм сугыш турындагы фикерләре белән уртаклаша алдылар. Чара һәлак булган әфган сугышчыларын искә алу минуты белән тәмамланды. Тематик сәгатьнең максаты – ватанпәрвәрлек тәрбияләү, ил тарихына хөрмәт һәм сугышка тискәре мөнәсәбәт формалаштыру иде.