Бөтен гомере буе халыкка фидакарьләрчә хезмәт кылган, милләт мәнфәгатен үзенең яшәү кыйбласы иткән татар галимнәре һәм әдипләре шактый күп.

2025 елның 14 феврале, җомга

Алар арасында иң мөхтәрәм урыннарның берсен Каюм Насыйри алып тора. Ул татар телен үстерү һәм аны рус теле белән якынайту өчен күп нәрсә эшләгән, чөнки ике теллелекне үз халкының мәдәнияте чәчәк атуына ачкыч дип санаган.14 февральдә энциклопедик галим, язучы, мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 200 ел тула. Шул уңайдан 13 февраль көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Каюм Насыйри – бөек шәхес” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Катнашучылар әдипнең катлаулы тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, күргәзмәдәге китапларын карадылар. Килүчеләр Каюм Насыйриның нинди уникаль кеше булуын белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International