15 февральдә Совет гаскәрләренең Әфганстан сугышыннан чыгарылуына 36 ел була.

2025 елның 14 феврале, җомга

Әлеге уңайдан, 12 февраль көнне, Баландыш мәдәният йортында китапханә, мәктәп коллективы һәм авыл җирлеге белән берлектә"Төшләремдә һаман сугыш күрәм” дип исемләнгән очрашу оештырылды. Хәрби-патриотик чара барышында укучылар Әфган сугышы ветераннары өчен җырларның иң матурларын, биюләрнең иң дәртлеләрен башкардылар, шигырьләрнең дә иң мәгънәлеләре укылды. Әфган сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәлгә чәчәкләр салынды. Ватан алдындагы  хәрби бурычларын намус белән  үтәгән батыр йөрәкле авылдаш егетләребез белән без чиксез горурланабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International