Аның исеме тарих битләрендә мәңгегә! 15нче февральдә бөек шагыйребез, Советлар Союзы герое - Муса Җәлилнең тууына 119 ел тулды. Әлеге уңайдан китапханәдә бу бөек датага карата “Җәлил яши, Җәлил мәңгелек” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
Уку залында китапханәгә килгән укучыларга китап күргәзмсенә күзәтү үткәрелде. Күзәтү барышында укучыларны кызыксындырган күп кенә сорауларга җаваплар табылды.