“Муса Җәлил – сүнмәс йолдыз” исемле әдәби сәгать үткәрделәр.

2025 елның 14 феврале, җомга

15 февраль көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре патриот шагыйрь Муса Җәлилгә 119 ел тулу уңаеннан Орымширмә мәктәбе укучылары өчен “Муса Җәлил – сүнмәс йолдыз” исемле әдәби сәгать үткәрделәр. Китапханәчеләр М.Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырдылар, аның батырлыгын ассызыкладылар. Укучылар әдипнең шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Чара барышында укучылар М.Җәлилгә багышланган викторина сорауларына актив җавап бирделәр, шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына кагылышлы кызыклы фактлар искә төшерделәр. Әдәби сәгать укучыларда Муса Җәлилнең батырлыгына һәм иҗатына карата зур кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International