“Кабатланмас батырлык үрнәге”

2025 елның 14 феврале, җомга

14 нче февраль көнне Баландыш авыл китапханәсе балалар бакчасы белән берлектә бөек шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган “Кабатланмас батырлык үрнәге” дигән әдәби чара уздырды. Әлеге чараның максаты балаларны шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты һәм сугышта күрсәткән батырлыклары, Җәлилчеләр белән таныштыру, алар белән горурлану хисләре тәрбияләү иде. Балалар шагыйрьнең "Кызыл ромашка" шигырен бигрәк тә яратып тыңладылар һәм үзләре дә ромашка чәчәге ясадылар.Хәзерге вакытта Ватаныбызның патриот гражданинын тәрбияләү бик мөһим. Безнең балалар үз геройларын – батырлык һәм каһарманлык күрсәтергә омтылучыларны белергә тиеш!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International