«Муса Җәлил – балаларның якын дусты»

2025 елның 15 феврале, шимбә

2025 елның 15 февралендә район балалар китапханәсендә Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен «Муса Җәлил – балаларның якын дусты» дигән әдәби сәгать үткәрелде. Әдәби сәгать барышында укучыларга презентация күрсәтелде. Балалар Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, рәсемнәрдән аның шигырьләрен таныдылар. Шулай ук, «Карак песи», «Ишек төбендә», «Маэмай» шигырьләрен кычкырып укыдылар һәм «Сәгать» җырын башкардылар. Чара бик мавыктыргыч узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International