“Җырым белән җиңдем дошманны”

2025 елның 15 феврале, шимбә

14 февраль көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәчесе  татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 119 ел тулу уңаеннан “Җырым белән җиңдем дошманны” дип аталган мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара барышында балалар шагыйрьнең балачак һәм яшүсмер чагындагы тормыш юлын, аның ничек дошманнарга каршы сугышуы, әсирлеккә алынуы һәм «Моабит дәфтәре» шигырьләр китабы турында белделәр. “Моабит дәфтәре” күп телләргә тәрҗемә ителгән һәм хәрби шигърият классикасына әверелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International