Иске Җөри авылы китапханәчеләре Олы Тиләҗе башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен әдәби викторина үткәрде.

2025 елның 19 феврале, чәршәмбе

15 февраль көнне, патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил туган көнендә, Иске Җөри авылы китапханәчеләре Олы Тиләҗе башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен әдәби викторина үткәрде. Чара барышында катнашучылар күренекле Патриот, көрәшче шагыйрь М. Җәлилнең биографиясен, аның танылган әсәрләрен искә төшерделәр. Балалар әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр, китап күргәзмәсе белән таныштылар. Чара азагында балалар М.Җәлилнең "Кызыл ромашка", "Сәгать", "Күке"шигырьләрен укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International