“Рашат Низами – күпкырлы әдип”

2025 елның 3 марты, дүшәмбе

1 нче март көнне якташ язучыбыз Рашат Низамиевка 75 ел тулу уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән бергә “Рашат Низами – күпкырлы әдип” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Рашат Низами төрле җанрларда иҗат итә: проза әсәрләре, шигырь, публицистика. Искә алу кичәсендә китап укучылар әдипнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Шулай ук алар «Без яшибез», «Сүзгә – мәрхәбә!», «Уч төбендә яшен» исемле китапларыннан шигырьләрен һәм өзекләр кычкырып укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International