1 нче март көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә “Бөтендөнья наркобизнес һәм наркоманиягә каршы көрәш” көне уңаеннан “Чирдән яман дошман юк” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәнең төп максаты: укучыларыбызга наркотикларның зарарлы булуын аңлату, бу көннең килеп чыгу тарихы буенча мәгълүмат бирү. Күргәзмәгә төрле китаплар, буклетлар куелды. Китап укучылар тематик әңгәмәдә катнашып, анкета сорауларына җаваплар бирделәр.