Бөтендөнья наркобизнес һәм наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан 2 нче март көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә, клуб белән берлектә “Наркотикларга юк дип әйт!” исемләнгән темага әңгәмә үткәрелде. Балалар китап күргәзмәсе белән таныштылар, күргәзмәдә наркотикларның зыянлы булуы турындагы китаплар һәм брошюралар, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган китаплар тәкъдим ителде.