Рашат Низамиев - татар язучысы, журналист, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

2025 елның 3 марты, дүшәмбе

Күкчә авылы китапханәсендә, клуб белән берлектә, мәдәният хезмәткәрләре язучының тууына 75 ел уңаеннан әңгәмә үткәрделәр. Китапханәче тарафыннан язучының тормышыннан һәм иҗатыннан кызыклы фактлар сөйләнелде. Балалар аның шигырьләрен, китапларыннан өзекләрен тыңладылар. Китапханәдә бу вакыйгага китап күргәзмәсе оештырылды, анда Рашат Низаминың киң даирә укучылары өчен төрле елларда чыгарылган басмаларын күрергә мөмкин иде. Моннан тыш, язучының китапларына да күзәтү үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International