«Сизә алам» проекты яшүсмерләр арасында эмоциональ грамоталылыкны үстерүгә юнәлдерелгән. Катнашучы оешмалар яшүсмерләрне фильм карау яки китап уку өчен үз мәйданчыкларына җыялар, ә аннары алар тудырган хис-кичерешләр турында фикер алышалар. Чара сәнгатьне һәм психологияне берләштерергә, үзеңне танып белергә мөмкинлек бирә. Китапханәдә «Сизә алам» Бөтенроссия проекты сугыш турындагы китапларны уку һәм фикер алышу, патриотик материал карау белән үрелеп барды. Чара барышында яшүсмерләр геройлар кичергән хисләрне тирәнрәк аңлый алдылар һәм аларны анализларга өйрәнделәр. «Геройларга мәңгелек хәтер» ролигын карау беркемне дә битараф калдырмады.