26 март көнне Бөтенроссия балалар китабы атналыгы кысаларында Иске Җөри авылы модель китапханәсе хезмәткәрләре кече яшьтәге укучылар өчен «Китап - сер, китап - хәзинә, китап-балаларның иң яхшы дусты» дип исемләнгән әдәби ассорти үткәрделәр. Балалар бәйрәмнең тарихын, һәр кеше тормышында китапның мөһимлеген белделәр, аннары укучыларга үзләренең яраткан китапларын һәм әдәби геройларын искә төшерергә тәкъдим ителде. Балалар әдәби табышмакларга мавыгып җавап бирделәр, «Әкиятләрне яхшы беләсеңме?», «Әкият юллары буйлап» дип исемләнгән викториналарда катнаштылар, шулай ук, «Әкият геройларын исеңә төшер», «Тылсымлы сүзләр» кебек әдәби уеннарда зирәклекләрен күрсәттеләр. Очрашу ахырында балалар китапханәдәге кызыклы китаплар белән таныштылар.