7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан Күкчә авылы китапханәчесе берләшмәгә йөрүче балалар белән «Сәламәтлеккә китап белән» дип исемләнгән темага әңгәмә үткәрде. Балалар белән сәламәт яшәү рәвеше алып баруның әһәмияте, сәламәт булу өчен эш һәм ял режимын дөрес оештырырга кирәклеге турында фикер алышынды. Шулай ук, катнашучылар дөрес тукланырга, физик активлык белән шөгыльләнергә, зарарлы гадәтләрдән баш тартырга кирәклеген белделәр. Чара барышында бәйрәмнең тарихы турында сөйләнелде һәм сәламәтлек иленә мавыктыргыч сәяхәт кылынды, анда балаларны күңелле китаплар һәм журналлар көтә иде.