Әңгәмә барышында балалар бу төр хокук бозу тарихы һәм барлык илләргә һәм төбәкләргә кагыла торган катлаулы күренеш турында белделәр, коррупция сәбәпләре һәм формалары белән таныштылар, «Коррупция һәм аның Россиядә барлыкка килү тарихы» видеоязмасын карадылар. Чара ахырында укучыларга биремнәр белән уеннар тәкъдим ителде, коррупция очраклары аңлатылды.