Аның эшчәнлегендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының нәсел һәм җитештерү эше буенча бүлек начальнигы Дамир Миңнебаев, умартачылык һәм аквакультуралар бүлеге мөдире Динард Гатауллин катнашты.
Очрашу барышында ширкәтләрнең март аенда терлекчелек тармагында куйган хезмәтләренә нәтиҗә ясалды, язгы кыр эшләренең барышы хакында да әйтелде.