«Техниканың төзеклеген тикшерү вакыты җитә».

2025 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе

          Районда  эшләүче  дәүләт техник күзәтчелек органы эшчәнлегенең төп юнәлеше булып, әлеге җирлектә булган трактор, үзйөрешле машиналар хәм   аларга тагылма прицепларны куллану вакытында кешеләр сәламәтлегенә хәм аларның милкенә зыян китермәү тора. Ә авыл хуҗалыгында бу төр хезмәт әлеге тармакта кулланышта булган үзйөрешле машиналарның тиешле тәртиптә эксплуатацияләнүенә күзәтчелек итә.

          Үзйөрешле машиналарны һәм техниканың башка төрләрен имин һәм нәтиҗәле эксплуатацияләүне тәэмин итү өчен, кирәкле төп һәм мәҗбүри чараларның берсе булып техниканы тикшереп, уздыру тора. Пассажирларны йөртү өчен билгеләнгән һәм йөртүченең утыргычыннан тыш 8 дән артык утыру урыны булган автотранспорт чараларыннан тыш, еллык техник тикшерү үткәрү вакыты - ел саен бер тапкыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International