12 апрельдә, Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре космонавтика көне уңаеннан, 3 нче сыйныф укучылары белән «Космос глазами детей» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. Иң элек балалар кешенең космик киңлеккә беренче очышы турында фильм карадылар, ә аннан соң зур кызыксыну белән космонавтика темасына рәсемнәр ясадылар. Чара азагында китапханәче космос турындагы әдәбиятка күзәтү ясады. Бер сәгать дәвамында без балаларның космос турында күзаллауларын киңәйтергә, аларның иҗат һәм фантазияләрен үстерергә булыша алдык дип ышанабыз.