Космонавтика көне алдыннан Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында кешенең беренче тапкыр космоска очуына багышланган чаралар узды.

2025 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе

Аларның максаты: балаларның космос, аны беренче булып ачучылар, танылган космонавтлар турындагы күзаллауларын киңәйтү; кызыксынучанлыкны, танып белү активлыгын үстерү, эрудициянең гомуми дәрәҗәсен күтәрү; үз Ватаныбыз өчен горурлы тәрбияләү. Зурлар төркеме балалары белән космос, Кояш системасы планеталары, космик очышлар турында танып-белү дәресләре һәм әңгәмәләр үткәрелде, дәресне зурлартөркемендә тәрбияләнүче Сәйфетдинов Дамир Р. үткәрде.

Соңыннан тәрбияче Хәбирова Ф.ф. зурлар төркеме  балалары белән тәҗрибә - эксперименталь эшчәнлек үткәрде, нәтиҗәдә балалар вулканның атылуын күрделәр.

 Әңгәмәләрдә педагоглар мәктәпкәчә яшьтәге балаларны космонавтика үсешенең башлангычында торган галимнәр белән таныштырдылар. Балалар йолдызлар һәм планеталарның серле дөньясы сурәтләнгән иллюстрацияләрне карадылар, шигырьләр укыдылар һәм табышмакларга җавап бирделәр, картиналар ясадылар һәм космоска һәм аны беренче ачучыларга багышланган эшләнмәләр ясадылар. Балалар «Ракета», «Без-космонавтлар», «Зур космик сәяхәт», «Космодром төзүчеләр»кебек хәрәкәтчән һәм сюжетлы рольле уеннарны бик теләп уйнадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International