Бу үзенчәлекле көн – фәннең һәм космик тармакта эшләүчеләрнең триумфы көне.
Әлеге истәлекле дата алдыннан Теләче балалар китапханәсендә «Планеталар буйлап космик сәяхәт» дип исемләнгән иллюстратив китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә китап укучыларга борынгы астрономия фәне, йолдызлар һәм галактикалар, планеталар һәм кометалар дөньясы турында белергә ярдәм итүче басмалар тәкъдим ителде. Китаплар космик корабльләр һәм галәм табышмаклары, космонавтика һәм ракета төзелеше үсеше тарихы, космонавтикага нигез салучылар, беренче очучы-космонавт Юрий Алексеевич Гагарин турында иде. Биредә балалар «Земля и Космос», «Космос», «Вселенная», «Звездное небо», «Астрономия и космос», «Планета Земля» кебек, исемнәреннән үк аңлашыла торган төрле сериядәге энциклопедияләр белән таныша алдылар.