Әлеге вакыйга яңа космик эра башлануга старт булды. Шул көн уңаеннан Әбде авылы китапханәсендә «Йолдызларга каршы» танып белү сәгате үткәрелде. Балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, кешедән элек космоста була алган атаклы этләр Белка һәм Стрелка, Юрий Гагарин, кешенең космоска беренче очышы, галәм, планеталар турында хикәяләр тыңладылар. Балалар космос турындагы видеоязманы зур кызыксыну белән карадылар. Аннары алар космоска очарга әзерлек сынауларын үттеләр: җитезлекне һәм чыдамлылыкны тикшерделәр, викторина сорауларына һәм табышмакларына җавап эзләделәр. Аның өчен сәяхәтчеләргә көч һәм җитезлек кенә түгел, ә белем һәм тапкырлык та кирәк булды.