12 апрель көнне Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә «Карга боткасы» бәйрәме үткәрде.

2025 елның 14 апреле, дүшәмбе

Бу тамаша яз көне кара жир күренә башлагач, каргалар килү хөрмәтенә

үткәрелә торган бәйрәм. Әлеге бәйрәмгә барысы да: карты-яше, бала-чагасы да җыелды.

Төрле ярмалардан зур казанда тәмле ботка пешерелде, бәйрәмебез кунаклары әлеге

боткадан, кайнар коймактан, самавыр чәеннән авыз иттеләр. Язның хәерле, иген-ашлыкның күп, дөньялар тыныч булуын теләп, калган ризык каргаларга сибелде. Чара концерт номерлары, төрле уеннар белән бергә үрелеп барды. Бәйрәмебез эчтәлекле, кызыклы һәм күнелле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International