12 апрель көнне космонавтика көне уңаеннан Иске Җөри авылы урта мәктәбендә китапханәчеләр «Чиксез галәм серләре» дигән темага викторина үткәрделәр. Чара башында китапханәчеләр балаларга космосны үзләштерү тарихы, кызыклы фактлар һәм вакыйгалар турында сөйләделәр. Балалар кояш системасы, планетада яшәү өчен шартлар турында, җир иярчене - Ай турында белделәр. Шулай ук балалар белән йолдызлар һәм планеталарның серле дөньясы сурәтләнгән рәсемнәрне һәм Юрий Гагаринның фотосурәтен карадылар, викторина сорауларына җаваплар таптылар.