Әлеге бәйрәм совет космонавты Юрий Алексеевич Гагаринның 1961 елның 12 апрелендә «Восток-1» космик корабында беренче космик очышын искә алу уңаеннан билгеләнелә. Космонавтика көне уңаеннан Сауш авылы китапханәсендә «Галәмгә юл» дип исемләнгән уен-сәяхәте кичәсе үткәрелде. Балалар өчен «Космос һәм без» темасына китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Чара барышында катнашучылар беренче космонавт Ю. Гагарин турында, атаклы этләр Белка һәм Стрелка, аларның очудан соң булган киләчәк язмышы турында белделәр. Шулай ук, космос темасына видеоролик тәкъдим ителде, космос һәм Ю.Гагарин турында шигырьләр укылды, табышмаклар чишелде.