«Белемлеләр илендә»

2025 елның 16 апреле, чәршәмбе

16 апрель көнне Теләче җирлекара китапханәсендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 139 еллыгы уңаеннан Пушкин картасы проекты кысаларында «Белемлеләр илендә» дип исемләнгән интеллектуаль уен-ярыш уздырылды.                                                           Бу көнне Теләче урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучыларыннан торган өч команда белемнәре белән генә түгел, ә иҗади сәләтләре белән дә көч сынашты. Чараның төп максаты – яшь буынның Габдулла Тукай иҗатына кызыксынуын арттыру, алган белемнәрен практикада куллана белү, иҗади фикерләү сәләтен үстерү, шулай ук дуслык, ярдәмләшү һәм җаваплылык хисләрен тәрбияләү иде.                                                                            Уен-ярыш бик җанлы һәм кызыклы барды. Укучылар әзерләнгән сорауларга бик теләп һәм актив җавап бирделәр, үзләренең әдәбиятны яхшы белүләрен күрсәттеләр. Чара ахырында барлык командаларга да Рәхмәт хатлары тапшырылды. «Белемлеләр илендә» уены яшьләрнең рухи дөньясын баетуга, әдәби мирасыбызга мәхәббәт уятуга зур өлеш кертте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International