Китапханәләрдә солдатка хат язу акцияләре дәвам итә. Шул уңайдан, Айдар авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Туган як сәламе якташларның күңелен җылытсын!» дип исемләнгән хат язу көне үткәрелде. Акция балаларда һәм яшьләрдә гражданлык - патриотик хисләр тәрбияләүгә, Россия армиясе һәм хәрби хезмәт имиджын формалаштыруга юнәлдерелгән. Ватан алдындагы изге бурычларын намус белән үтәүче авылдаш егетләребез - Хазиев Русланга, Зайнуллин Рәмискә, махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбыз - Тимергалиев Ильяз һәм Зайнуллин Ришатка яшьләр белән бергәләшеп хатлар, бәйрәм котлавы итеп открыткалар язылды. Хат юлларында алар үзләре, планнары, авыл яңалыклары турында сөйләделәр, шулай ук үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, якынлашып килүче бәйрәм – Ватанны саклаучылар көне белән ихлас котладылар. «Ватанны саклаучыларга туган җирләреннән хәбәр алу күңелләренә рәхәт хисләр бүләк итәр», - дип өметләнәбез. Армия сафларында илебезнең тынычлыгын саклап, хезмәт итүче тугры егетләребез белән горурланып, исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез!