Һәр халыкның үз геройлары бар, алар хәтердә яшиләр һәм һәркемгә үрнәк булып торалар.

2026 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе

Һәр халыкның үз геройлары бар, алар хәтердә яшиләр һәм һәркемгә үрнәк булып торалар. Шундый геройларның берсе - татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, фашист лагерьлары тоткыны, Ватаныбыз азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерен биргән «Моабит дәфтәре» авторы Муса Җәлил. Китапханәдә әлеге дата белән бәйле истәлекле чаралар үткәрү ел саен матур традициягә әверелде. 14 февраль көнне Айдар авылы китапханәсендә Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан «Батырлыгы белән җырларга кергән шагыйрь» дип исемләнгән әдәби калейдоскоп уздырылды. Чара барышында китапханәче герой–шагыйрь Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты, сугыш чоры иҗаты, «Моабит дәфтәрләре» турында төп мәгълүматлар белән таныштырды. Катнашучылар белән патриотик рухтагы шигырьләрен укыдык, биографиясе, иҗат юлы буенча төзелгән биремнәрне үтәдек, викторина чиштек. Шулай ук данлы шагыйребезнең иҗаты турында сөйләүче "Муса Җәлил-бөек халкым улы, гасырларга калсын гомер юлы" исемле китап күргәзмәсе әзерләнеп, аңа күзәтү үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International