21 февралдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә «Туган Тел – безнең байлыгыбыз " дигән музыкаль чара узды.
Халыкара туган тел көне кысаларында төркемдә балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү максатында чаралар узды. Тәрбиячеләр балаларга һәр халыкның үз үзенчәлекләре, гореф-гадәтләре, мәдәнияте һәм теле булуы турында сөйләделәр. Балалар «туган тел» төшенчәсе белән таныштылар, һәр кешенең тормышында туган телнең әһәмияте турында сөйләштеләр.
Туган тел - ул балачакта үзенең ата-аналарыннан һәм аның тирәсендәге кешеләрдән үзләштергән теләсә кайсы кешенең беренче теле. Туган телдә беренче сүзләр әйтелә, шуңа күрә бала яшьтән туган сөйләмен ишетергә тиеш. Үзеңнең мәдәниятеңә, туган телеңә мәхәббәтне гаиләдә дә, балалар бакчасында да үстерергә кирәк.
Туган тел - ул безнең байлык, горурлыгыбыз! Аны яратыгыз, саклагыз һәм туган телегезне өйрәнегез.