"Батыр" спорт комплексында Татарстанда хәрби һәм Хезмәт даны елы кысаларында Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Зарничка" хәрби-спорт уеннары узды. Ярышларда район балалар бакчаларының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре командалары катнашты. Балалар әти-әниләре белән бергә җитезлек, төгәллек, тизлек буенча ярыштылар. Ярыш азагында «Беренчеләр хәрәкәте» җирле бүлекчәсе активы, балалар һәм ата-аналар белән бергәләп «Хәрәкәт» флешмобын башкарды. Спорт ярышларында катнашучылар көч, җитезлек һәм чыдамлык күрсәтеп кенә калмыйча, командада эшли белүләрен дә күрсәттеләр. Эстафета нәтиҗәләре буенча дуслык җиңде! «Зарничка» да катнашучыларның барысы да грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Чара мәгариф бүлеге, «Беренчеләр хәрәкәте» җирле бүлекчәсе, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУның Саба бүлекчәсе һәм 3 нче номерлы Теләче балалар бакчасы тарафыннан үткәрелде.