23 февраль - Ватанны саклаучылар көне

2026 елның 23 феврале, дүшәмбе

Хөрмәтле райондашлар!

Теләче муниципаль район Советы һәм шәхсән үз исемемнән

23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм.

Һәр буын өчен бу бәйрәм батырлык, фидакарьлек һәм намус символы булып тора. Ул рух ныклыгы һәм туган илгә  карата  чиксез мәхәббәт хисләре белән сугарылган. Бу көндә без Ватанга хезмәт итүнең данлы традицияләрен лаеклы дәвам итүчеләргә, патриотизм, антка, хәрби бурыч һәм хәрби туганлыкка тугрылык кебек төшенчәләрне бар нәрсәдән өстен куючыларга зур хөрмәтебезне җиткерәбез.

Бәйрәм Сезне  халкыбызның имин һәм матур тормышы хакына зур эшләргә рухландырсын!

Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, хезмәтегездә зур уңышлар, күгебезнең аяз булуын телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International