Шул уңайдан Олы Мишә авылы китапханәсендә, Олы Мишә урта мәктәбе укучылары катнашында “Тел – рухи дөнья көзгесе” дип исемләнгән әдәби чара оештырылды. Әлеге чарада балалар китапханәдә эшләп килүче “Без – туган телне сөючеләр” исемле иҗади проектның эш планы белән таныштылар. Моннан тыш, “Сүзләр балкышы” исемле район конкурсында актив катнашкан укучылар Теләче җирлекара китапханәсе директорының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.