20 февраль көнне Иске Җөри авылы модель китапханә хезмәткәрләре Олы Теләче башлангыч мәктәбендә Халыкара туган тел көненә багышланган «Туган телем – иркә гөлем» дип исемләнгән викторина үткәрделәр. Балалар китапханәчеләрнең телнең безнең көндәлек тормышыбыздагы, тарихыбыздагы һәм мәдәниятебездәге әһәмияте турында кызыклы итеп сөйләүләрен зур игътибар белән тыңладылар. Укучылар “Тапкырлар” һәм “Зирәкләр” командаларына бүленеп, “Уйла һәм әйт”, “Дөрес җавапны тап”, “Мәкаль – сүзнең җаны”, “Әйе-юк”, “Сүз баганалары” һәм “Тапкырларга табышмак” уеннарында актив катнаштылар, туган тел турында шигырьләр укыдылар. Шулай ук алар “Җырдай моңлы – туган телем” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Әлеге чараның төп максаты – укучыларда туган телгә мәхәббәт һәм горурлык хисләре тәрбияләү иде. Кичә “Туган тел” җыры белән матур һәм җылы рухта тәмамланды.