Шул уңайдан Баландыш авылы китапханәсендә “Туган телнең көче һәм матурлыгы” дип исемләнгән уен-кичә оештырылды. Әлеге чараның төп максаты – халкыбызда туган телгә карата тирән мәхәббәт һәм горурлык хисләре тәрбияләү, телебезнең сафлыгын, матурлыгын һәм аһәңлелеген саклап калу өчен тырышып хезмәт итүнең әһәмиятен аңлату иде. Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясап, укучыларны яңа кайткан китаплар белән таныштырды, татар халык авыз иҗатының бай дөньясына сәяхәт кылдырды, милли гореф-гадәтләребезнең әһәмиятенә тукталды. Кичә барышында “Әйтеп бетер” дип исемләнгән уенда мәкальләр һәм санамышлар яңгырады, шаян сорауларга һәм табышмакларга җаваплар тыңланды.