21 февральдә бөтен дөньяда Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә.

2026 елның 24 феврале, сишәмбе

Шәдке авылы мәдәният хезмәткәрләре мәктәп белән берлектә «Туган тел — халык җаны» дип исемләнгән танып-белү сәгате оештырдылар. Шәдке урта мәктәбе директоры киңәшчесе Ләйлә Дәүләтшина балаларга туган телнең кеше һәм җәмгыять тормышында тоткан әһәмиятле урыны, тел аша халыкның гореф-гадәтләре, көнкүреше, акылы һәм матурлыгы чагылуы турында җылы итеп сөйләде. Ул шулай ук күпмилләтле илебездә яшәүнең байлыгын һәм бөек рус теленең безне берләштерүче көч булуын ассызыклады. Чара барышында катнашучылар бергәләп мәкальләрне, әйтемнәрне һәм канатлы сүзләрне искә төшереп, телебезнең бай мирасын яңарттылар. Шулай ук «Лингвистик шторм» дип исемләнгән кызыклы өстәл уены уйнадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International