Әлеге чара яшүсмерләрдә туган телгә һәм башка телләргә карата ихтирам, кызыксыну уяту максатыннан оештырылды. Китапханәче халыкның бай рухи мирасын җылы сүзләр белән тасвирлап, төрле телләрдә яңгыраган шигырьләр аша телгә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләүнең әһәмиятен ассызыклады. “Туган тел һәркемнең йөрәгендә кадерле һәм якын булырга тиеш”, - дигән фикерне катнашучылар күңеленә сеңдерде. Чара ахырында укучылар өчен «Тылсымлы, җырлы — Туган тел» исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалып, телебезнең байлыгы һәм матурлыгы тагын бер кат искәртелде.