20 февраль көнне “Киләчәк” яшьләр үзәгендә Халыкара Туган тел көне уңаеннан “Үлемсез дастаннар кебек моңлы син, туган телем” дип исемләнгән “Сүзләр балкышы” нәфис сүз осталары бәйгесенә йомгак ясау кичәсе үткәрелде. Әлеге кичәдә мәктәп укучылары, укытучылар, китапханәчеләр, әдәбият сөючеләр һәм туган телебезгә гашыйк укучыларыбыз катнашты. Теләче районы Башкарма комитетының 2025 елның 27 августындагы 120 нче номерлы карары нигезендә игълан ителгән балалар һәм яшьләр арасында узган “Сүзләр балкышы” конкурсында 5 яшьтән 35 яшькә кадәр 248 кеше катнашып, шуларның 22 се йомгаклау турына үтеп, I – III урыннарга лаек булдылар. Җиңүчеләребезгә мәдәният бүлеге җитәкчесе Иксанов Даут Солтангәрәй улы рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Чара барышында ана телебезгә булган ихтирам һәм мәхәббәтне шигъри юллар аша әлеге бәйгедә җиңү яулаган нәфис сүз осталары һәм үзешчән җырчылар аһәңле, моңлы җырлары белән чагылдырдылар. Катнашучылар шигърият дөньясының никадәр матур һәм серле булуына тагын бер кат инанып, күңелләрендә онытылмас тәэсирләр белән таралыштылар.