18 февральдән 21 февральгә кадәр Айдар авылы китапханәсендә «Махсус хәрби операция шигърияте» исемле рухландыргыч шигырь марафоны үткәрелде. Әлеге чара Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы, Россиядә халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылды. Россия Президенты В.В. Путин билгеләп үткәнчә: «Безнең геройлар махсус хәрби операция барышында чын милләтара бердәмлекнең һәм сугышчан туганлыкның ачык мисалын күрсәтә, сугышта без барыбыз да бер халык икәнлегебезне исбатлый». Марафон махсус хәрби операция темасына багышланып, катнашучыларны тирән хисләр һәм кичерешләр белән сугарылган шигърият дөньясына алып керде. Шигырьләрдә патриотизм, Ватанга мәхәббәт һәм без яшәгән заман турында тирән уйланулар чагылды, аларның күңелләрендә бердәмлек хисләре уятты.