21 февраль - Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә.

2026 елның 1 марты, якшәмбе

Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган бу бәйрәм елдан-ел үзенең даирәсен киңәйтә бара. Туган тел бәйрәме һәр халыкның телен, мәдәниятен саклауга үз өлешен кертә. 21 нче февраль көнне Айдар авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Жырдай моңлы татар теле”  дигән әдәби батл үткәрелде. Оештыручылар  бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр, туган телнең рухи куәт һәм бөек байлык булуын билгеләп үттеләр. Чарада катнашучы һәркем татар телен, милли гореф-гадәтләребезне саклап калуга үз өлешен кертте. Туган тел көне кичәсе, сүзләре буталган мәкальләрне җыю, кызыклы сорауларга, табышмакларга җаваплар табу, бирелгән сүзләрдән күбрәк сүзләр ясау, тизәйткечләр, сынамышлар әйтешү, төрле халыкларның шигырьләрен уку белән үрелеп барды. Кичәбез “Сөйләшегез туган телдә, туйганчы сөйләшегез. Тел тудырган шатлыкларны кешегә өләшегез!” күргәзмәсендә урын алган китапларга күзәтү ясау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International