21 февраль көнне Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Иске Җөри авылы модель китапханәчеләре «Пушкин картасы» программасы кысаларында авыл яшьләре белән берлектә «Солдатская смекалка» дип исемләнгән уен-викторина үткәрделәр. Авылыбыз егетләре ике командага бүленеп, көч һәм зирәклекләрен сынашты. Чара программасына җитезлекне таләп итүче конкурслар һәм спорт уеннары кертелде, шулай ук Ватанны саклаучылар көне турында аңлатылды. Хәрби-патриотик темага сораулар бирелеп, аларга җаваплар алынды. Бу очрашу патриотик рухта үтте, ул яшьләрдә Ватанга мәхәббәт һәм горурлык хисләре тәрбияләүгә, сәламәт яшәү рәвешен алга җибәрүгә, шулай ук физик тәрбияне ныгытуга ярдәм итте.