Китапханәче сөйләгәннәрдән балалар авыл исеменең килеп чыгышы, аның тарихындагы әһәмиятле вакыйгалар һәм күренекле якташлары турында күп кызыклы мәгълүмат алдылар. Укучыларның игътибарын бигрәк тә «Авыл тарихы битләре» дигән тематик альбом җәлеп итте, анда уникаль аклы-каралы фотосурәтләр һәм бай эчтәлекле мәгълүмат тупланган иде. Фоторәсемнәрне караганда, балалар үзләренең туганнарын, якыннарын һәм танышларын эзләп таптылар. Шулай ук китапханә тарафыннан әзерләнгән «Авылым кешеләре – безнең төп байлыгыбыз» һәм «Авыл китапханәсе тарихы» дигән тематик папкаларны да зур кызыксыну белән карадылар. Алар туган якка мәхәббәт һәм горурлык хисе уята торган чын байлык булып тордылар.