26 февраль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Уттан сак булыгыз!” дип исемләнгән сорау-җавап сәгате үткәрделәр.

2026 елның 1 марты, якшәмбе

Әлеге чара төрле сыйныф укучылары белән уздырылды. Китапханәче балаларга янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләрен искәртеп үтте, янгынның килеп чыгу сәбәпләре, аның нинди әйберләр белән куркыныч тудыруы, янгынны ничек тиз һәм дөрес сүндерергә кирәклеге, ут чыккан очракта үзеңне ничек сакларга кирәклеге турында сөйләде. Шулай ук балаларга шырпы белән уйнауның никадәр җитди куркыныч тудыра алуын да аерым аңлатты, бу темага зур игътибар бирелде. Чара балаларда ут куркынычсызлыгы турында җаваплы караш тәрбияләүгә юнәлтелгән файдалы очрашу булып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International