Язның беренче нурлары безнең бакчага наз, шатлык һәм илһам бирде.Халыкара хатын - кызлар көне алдыннан Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында 8 Март бәйрәменә багышланган бәйрәм чаралары башланды!
Бәйрәм марафонын уртанчылар һәм зурлар төркемнәрдә тәрбияләнүчеләр ачты. Алар бәйрәмдә җырладылар, биеделәр, шигырьләр укыдылар һәм әниләренә төрле бәйгеләрдә катнашырга булыштылар. Һәр чыгыш залны шатлык һәм елмаю белән тутырды, ә атмосфера чын-чынлап тылсымлы иде. Бәйрәм азагында балалар әниләренә һәм әбиләренә үзләре ясаган чәчәк бәйләмнәрен бүләк иттеләр.