Теләче үзәк китапханәсендә якташыбыз, язучы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Нурислам Хәсәновның туган көне уңаеннан китап күргәзмәсе куелды.

2026 елның 2 марты, дүшәмбе

Күргәзмәдә язучының 4 томлык сайланма әсәрләре, «Бәхилләрме йөрәк?», «Күрәчәк», «Кыл өстендә калганда...» һәм башка китаплары урын алды. Язучы әсәрләрендә геройларның эчке кичерешләрен, мәхәббәт һәм нәфрәт, кешеләрнең табигатькә булган мөнәсәбәтен, тормыш яшәешен яктырта,  туган телебезне, туган җиребезне,  халкыбызның гореф-гадәтләрен, тарихын хөрмәт итәргә өйрәтә. Шулай ук китапханә тарафыннан Нурислам Хәсәнов һәм Сәйдә Зыялының 85 яшь юбилейлары уңаеннан китап уку марафоны башланып китте. Моның өчен язучыларыбызның әсәрләреннән өзекне укып, #Якташларыбызныукыйбыз, #Китапукумарафоны хэштеглары белән ВКонтакте социаль челтәре битенә куеп бару сорала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International