Башта шигырьләр иҗат итсә, соңрак очерклар, хикәяләр һәм повестьлар белән укучыларын сөендерә. 1982 елда Нурислам Хәсәновның «Энҗеләр балкышы» исемле беренче хикәяләр җыентыгы дөнья күрде. Танылган каләм остасы буларак, ул геройларның күңел халәтен нечкә һәм ышандырырлык итеп сурәтләү осталыгы белән аерылып тора. Шәдке авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Шушы яктан, шушы туфрактан без» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Чара барышында язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүматлар тәкъдим ителде. Шулай ук китап күргәзмәсе куелды, анда Нурислам Хәсәновның әсәрләре урын алды. Күргәзмәгә куелган китапларга күзәтү ясалып, язучының әсәрләреннән өзекләр укылды.