Глобаль челтәрдәге куркынычсызлык өлкәннәргә дә, балаларга да кагыла. 27 февральдә үткәрелгән чарада катнашучылар цифрлы дөньяга сәяхәт ясадылар, кулланучыларның нинди кагыйдәләрне үтәргә тиешлеген, шулай ук үзләрен мошенниклардан ничек сакларга кирәклеген белделәр. Китапханәче балаларга Интернет – ул даими рәвештә гаҗәеп тизлек белән тулылана торган мәгълүмат базасы, интернеты булган һәркем дөньяның теләсә кайсы ноктасыннан файдалана ала, дип сөйләде. Интернетта кызык та, куркынычсыз да була ала. Ләкин моның өчен берничә төп кагыйдәне белергә кирәк. Шулай ук балалар мошенниклар кулына эләкмәскә, вируслардан сакланырга һәм үз мәгълүматларын якларга, социаль челтәрләрнең һәм гомумән интернетның файдасы һәм зыяны турында тыңладылар. Ахырдан «Фиксики» сериясеннән «Имин интернет» мультфильмын карадылар.