Безнең футболчылар-Идел буе федераль округы чемпионнары! 2026 елның 1 мартыннан 3 мартына кадәр Түбән Новгородта Теләче урта мәктәбе укучылары, балаларны сәламәтләндерү белем бирү (профильле) үзәгендә тәрбияләнүчеләр: Абдуллин Самир, Әхмәтвәлиев Адель, Ибраһимов Илназ, Зәкиев Илмир, Мөхәммәтшин Ралиф, Мортазин Камил (капкачы), Муликов Данияр, Хәбибрахманов Азат, Шәрәфиев Азат, Бәйрәмов Таһир, Сәлахов Инсаф, өстәмә белем бирү педагогы Хәбиров Рөстәм Габделгазиз улы һәм физкультура укытучысы Сәлахиев Булат Ринат улы җитәкчелегендә 2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында «Күн туп-мәктәп футбол лигасы» мәктәп футбол лигасының төбәкара этабында катнаштылар һәм җиңү яуладылар. Егетләр ярышларда үзләренең рухларын һәм кәефләрен күрсәттеләр һәм Оренбург өлкәсе,Марий Эль, Чувашия, Удмурти, Самара командалары җиңделәр. Ибраһимов Илназ 2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында «иң яхшы уенчы»дип танылды. Хәзер аларны 24-30 март көннәрендә Түбән Новгород өлкәсенең «Изумрудный» ял базасында узачак Бөтенроссия ярышларының финал этабы көтә.