8 март - Халыкара хатын - кызлар көне уңаеннан, 4 март көнне Теләче балалар китапханәсендә «Яраткан әниләребез өчен открытка» дигән мастер-класс уздырылды. Әни- безнең тормышыбызда иң мөһим кеше һәм иң якын дус, авыр минутларда без аңа киңәш сорап мөрәҗәгать итәбез һәм һәрвакыт һәрнәрсә дә таяна алабыз! Ә иң яхшы бүләк, билгеле булганча, үз кулларың белән һәм чын күңелдән ясалган бүләк!
Китапханәче җитәкчелегендә мастер-класста катнашучылар фетр, картон һәм төсле кәгазьдән үз куллары белән бәйрәм открыткасы ясады. Балалар аңа үз осталыкларын гына түгел, ә якын кешесенә булган ярату хисләрен дә өстәде. Алар кисеп, ябыштырып кына калмыйча, иң кадерле һәм якын булган әниләребез турындагы әңгәмәгә дә кушылдылар. Халыкара хатын-кызлар көнен башка илләрдә ничек бәйрәм итүләрен белделәр, чөнки әлеге бәйрәмне бездә генә билгеләп үтмиләр. Бүгенге мастер - класста катнашучылар бик күп хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф алды.