Бүген Олы Нырсы урта мәктәбенең 1-4 сыйныф укучылары арасында чаңгы ярышлары узды.

2026 елның 6 марты, җомга

Спортка кечкенәдән өйрәтергә кирәк. Һәм «Нәниләр чаңгы юлы» моңа дәлил. Стартка чаңгы узышларында җиңүчеләр исеме өчен көрәшкән иң көчле, җитез һәм чыдамлылар чыга.  Безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасыннан 3 нче урынны Шакирова Айсылу һәм Шакиров Әмирхан, 4 нче урынны Хафизов Азамат алдылар. Бу көнне балалар көттеләр һәм аңа әзерләнделәр, аларның тырышлыклары яхшы нәтиҗәләр, җанатарларның сокланып кычкырулары, ата-аналарның, педагогларның ярдәм итүе белән акланды. Барыгызга да рәхмәт! Яшь чаңгычыларыбызга яңа җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International